Нәтиҗәләр саны: Загрузка , эзләү 3.551 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Байданмы, ярлыданмы — ул кадәресен ачык белмим, һәрхәлдә, кода бабайларның үзләре кебек таза тормышлы кешенең баласы булырга тиеш дип уйлыйм. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  2. Ул түгәрәк йөзле, киң генә маңгайлы, кысыграк күзле, туры гына борынлы, борын төбендә бер чеметем генә мыегы да бар. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  3. Хатын, шуны гына көткәндәй, гаҗәп бер өлгерлек белән: — Бу инде, кияү, Нигъмәтулла баҗаңның агасы әхмәтҗан коданың улы әхтәм була, — диде. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  4. Шул арада уңган хатын мине бик юмартланып кыстарга тотынды: — ягез әле, кече кода, балдан, майдан, коймактан рәхим итегез. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  5. «Кала кунагын» санламыймы, өнәмиме, аңа юри күренәсе килмиме? Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  6. әмма нәкъ менә шушы минутта мин кинәт бик ачык итеп, эчке бер калтырану белән эшнең серен аңлап алгандай булдым: Сәлимә кодача миннән ояла! Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  7. Тез башларын гына түгел, бөтен кыяфәтен — сөрмәле күзләрен дә, хуш исле чәчләрен дә, уйчанлана төшкән, әмма бәхетле көлемсерәгән йөзен дә, ничектер үсебрәк киткән нечкә-сылу гәүдәсен дә ап-ачык күреп торам кебек … Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  8. Келәттән чыккач, егетләрнең берсе, үз иткәндәй, минем җилкәмә кулын салып, сорады: — Йә, әхтәм, безнең белән йөрисеңме? Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  9. өйгә генә сыйдырып бетерерлек булмагач, үз-тирә гадирәк кунаклар өчен бакчага да бер табын әзерләнгән иде. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  10. өйдәге түр табынга, билгеле, кодаларны, кияү егетләрен, кызның өлкән туганнарын һәм кайбер мөхтәрәм кунакларны утырттылар. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау